«Гадәти нәрсәләр гадәти булмаганча» күргәзмәсе (0+)   

20 ноябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында рәссам Люция Амосова һәм аның кызы Агатаның рәсем күргәзмәсе ачылу тантанасы узды.

Открытие выставки
1669017404687
1669017404661
1669017404696
1669017404676

Люция Камил кызы челтәрле бизәк техникасында үзенең гадәти булмаган эшләрен тәкъдим итте. Бу шөгыле остабикәнең чын визит карточкасына әйләнде. Безнең көннәрдә ул күргәзмәләрдә дә, заманча модада да югары бәяләнә. Рәссам хәзерге вакытта үз стилен эзләве һәм бизәкләп үрү техникасы турында сөйләде. Ул әти-әнисе, композитор әтисе турында аеруча яратып сөйләде, аңа багышланган картиналар сериясен һәм аның тормыш юлы турында әзерләгән презентацияне күрсәтте.

ТР Халык рәссамы Мадияр Хаҗиев, рәссамның максатчанлыгын һәм сәләтен ассызыклап, аның эшләрен үзенчәлеге өчен мактау сүзләрен җиткерде. Барлык кунаклар яшь рәссам кыз Агатаның сәләтен, аның фантазиясен билгеләп үтте. Һәр эш – ул кечкенә хикәя, аның үз сюжеты, атамасы бар. 1 нче Балалар музыка мәктәбе укытучысы Виктория Ляховецкая башкаруындагы татар көйләреннән попурри очрашуның музыкаль бизәге булды. 

Күргәзмәдә төрле жанр һәм стильдәге 30 дан артык эш тәкъдим ителде. 
Күргәзмә 9 декабрьгә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез! 
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: